ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чаллыда “Сабан туе гүзәле” бәйгесе башлана

13 апрель 2018, 18:06

25 ел дәвамында бара торган бәйгедә меңнән артык кыз катнашкан.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). 26 апрельдә Чаллыда “Кызыл тау” мәдәният үзәгендә “Сабан туе гүзәле” бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Бу турыда "Чаллы хәбәрләре" яза.

Бәйге быел үзенең 25 еллыгын билгеләп уза. Чарада татар телен яхшы белгән 18дән 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Кызлар визит карточкасы һәм иҗади чыгышлары белән сынау узчак.

Сайлап алу туры тәмамлану белән финалга әзерлек башлана. Биредә бәйгедә катнашучыларга вокал, хореография, сәхнә теле, модель сәнгате һәм башкалар буенча педагоглар, модельерлар һәм визажистлар ярдәм итә. Видеога төшерү һәм фотосессия дә узачак.

"Сабан туе гүзәле”нең юбилей бәйгесе 20 июньдә С.Садыйкова исемендәге концерт залында булачак.

25 ел дәвамында бәйгедә меңнән артык кыз катнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10