ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Татар дөньясы

Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасының китабы Мәскәүдә тәкъдим ителде

13 апрель 2018, 17:50

Әбделман Әхмәтҗанның “Белем – минем язмыш” китабы – авторның авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларында фән казанышларына ирешүе турында.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Кичә Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Татарстанның Фәннәр Академиясе әгъзасы, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры, тарих фәннәре докторы Әбделхан Әхтәмҗанның “Белем – минем язмыш” (“Познание - моя судьба”) китабы тәкъдим ителде.

Әлеге китап-мемуар - авторның авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларында үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм максатчан булуы сәбәпле фән казанышларына ирешүе турында.

Әбделхан Әхтәмҗанны җәмәгатьчелек галим эшчәнлегеннән тыш, 40 елга якын Муса Җәлил тормышын һәм “Идел-Урал” легионының 925 батальонын өйрәнгән кеше буларак та белә.

Аның бу темага юридик фәннәр докторы Мансур Хәкимов белән берлектә язылган “Беркем дә онытылмады. Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиянең партизан отрядларындагы татарлар” китабы Минтимер Шәймиев тарафыннан бәяләнеп, зур бүләккә ия булды. Әлеге хезмәт өчен Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлар өчен” медале тапшырылды.

Әбделхан Әхтәмҗан әлеге бүләккә кичә ия булды. Мәскәүдәге ТНВ коллективы инициативасы белән, әлеге бүләк галимнең улына бирелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10