ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ркаил Зәйдулланың шигырь китабын тәкъдим итү кичәсендә күпләп театр артистлары катнаша

13 апрель 2018, 16:33

Ркаил Зәйдулланың шигырь китабын тәкъдим итү кичәсендә күпләп театр артистлары катнаша Шагыйрьнең "Янды сөю чатырлары" дигән лирик шигырьләр җыентыгы чыга.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла әле басылып кулына кермәгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсенә чакыра. “Камал, Кариев, "Әкият" курчак театры, Чаллы, Минзәлә театры артистлары минем пьесалар буенча куелган спектальләрдән өзекләр күрсәтәчәк. Урмайдан атаклы "Мишәр" ансамбле килә. Тагын нәрсәләрдер була... – дип язып куйган Ркаил Зәйдулла социаль челтәрләрдәге битенә. - Керү ирекле. Вакытыгыз булса, рәхим итегез”.

Шагыйрьнең "Янды сөю чатырлары" дигән лирик шигырьләр җыентыгы нәшер ителү уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә 23 апрельдә “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә була. “Китап 20 апрельләрдә кулга керер, дип көтәм”, - ди автор. Кичә “Казан” Милли-мәдәни үзәге тәкъдиме белән оештырыла.

Искәртеп үтәбез, Кариев театрында Ркаил Зәйдулланың “Артист” спектакле бар, Минзәлә театрының “Иблис” спектакле Ркаил Зәйдулланың шигъри тәрҗемәсендә куелган, Чаллы театрының Зифа Кадыйрова әсәре буенча кулган спектакленең инсценировка авторы - Ркаил Зәйдулла. Камал театрында барган һәм хәзер репертуардан төшкән “Үлеп яратты” спектакленең дә авторы - Ркаил Зәйдулла. Кичәдә әлеге әсәрләрнең өзекләре күрсәтеләчәк. “Тинчурин театрында бер әсәрем дә куелганы юк. Аларның артистлары шигырьләремне укыйлар”, - ди шагыйрь.

Әдәби-музыкаль кичә 18.00 сәгатьтә башлана. Кичә алдыннан шагыйрьнең яңа китабы да сатылачак, автограф алу мөмкинлеге була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10