ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Суд Телеграмны блокировкалау турында карар чыгарды

13 апрель 2018, 11:56

Роскомнадзор, ФСБ вәкилләре Телеграмның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве террорчыларга ярдәм итәргә, җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин дигән.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Мәскәүдә Таганка суды Телеграм мессенджерын блокировкалау турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Моңа кадәр Роскомнадзор Телеграмны блокировкалау турында судка мөрәҗәгать иткән иде. 

Агентлык хәбәр иткәнчә, суд бу эшне ярты сәгать эчендә тикшергән, шуннан соң судья киңәшүләр бүлмәсенә чыккан.

Роскомнадзор һәм ФСБ вәкилләре Телеграмның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве террорчыларга ярдәм итәргә, җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин дип белдергән.

Адвокатлар судка килмәгән. Павел Дуров аларга "бу фарсны легитимлаштырырга ярдәм итмәскә" кушкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10