ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмәндә фильм төшерәләр

13 апрель 2018, 11:04 , Фото: соцсети

Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмәндә фильм төшерәләр Ул XIX гасыр азагында себер татарларына белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес буларак билгеле.
(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмән өлкәсе Төмән районында тарихи фильм төшереләчәк. Әлеге максатка Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе грант откан. Бу хакта Төмән районы хакимияте мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүматлаштыру идарәсе хәбәр итә. 
 
II гильдияле сәүдәгәр һәм меценат Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков XIX гасыр азагында себер татарларына белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес. Ул Ембай авылында мәчет һәм мәдрәсә салдыра. Әлеге мәчет 1884 елда салына башлый. Төзелеш материалларын Россиянең төрле шәһәрләреннән кайтарталар. Мәчет янында  Нигмәтулла хаҗи мәдрәсә генә түгел, китапханә, кунакханә, студентлар өчен йорт, ашханә төзетә. 
 
XIX гасыр азагында Ембай авылында янгын чыгып, ярты авыл янып беткәннән соң, авылдашлары өчен Нигъмәтулла Кармышаков үз акчасына 176 йорт төзетә һәм йортсыз калучыларны шунда яшәргә кертә. 
 
Моннан тыш, хаҗиның Себергә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып килүе дә мәгълүм.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10