ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Фән һәм мәгариф

Татарстан укучылары информатикадан Бөтенроссия олимпиадасында җиңде

12 апрель 2018, 19:45 , Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстан укучылары информатикадан Бөтенроссия олимпиадасында җиңде                   Ульяновскида узган олимпиадада Россиянең 85 төбәгеннән 244 укучы катнашты.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Татарстан укучылары информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булды. Ярышларның йомгаклау этабы Ульяновскида узды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Олимпиадада унберенче сыйныф укучылары арасында - Рамазан Рәхмәтуллин һәм Әсхат Сәхабиев, тугызынчылардан абсолют җиңүче Илдар Гайнуллин булды. Алар барысы да - КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары.

Олимпиада призерлары булып, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан Азат Исмәгыйлов һәм Исмәгыйль Сәйфетдинов, 122нче гимназия укучылары Игорь Зверев, Николай Терехов һәм Арсений Староверов, шулай ук 131нче лицейдан Булат Миннәхмәтов танылды.

Ульяновскида узган олимпиадада Россиянең 85 төбәгеннән барлыгы 244 укучы катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10