ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Узган ел Татарстанның ветеринария инспекторлары 6 млн сумлык штраф салган

12 апрель 2018, 16:52 , Фото: Михаил Захаров

Узган ел Татарстанның ветеринария инспекторлары 6 млн сумлык штраф салган 2017 елда ветеринария өлкәсендә 2 мең 190 тәртип бозу очрагы күзәтелгән.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган ел Татарстанның ветеринария инспекторлары, 2 мең 190 тәртип бозу очрагын ачыклап, 6 млн сумлык штраф салган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Узган ел ветеринария өлкәсендә 2 мең 647 тикшерү үткәрелеп, 2 мең 190 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Авыл хуҗалыгы продукциясен рөхсәтсез сату нокталарын да даими тикшереп торабыз. Узган ел закон бозуның 805 очрагы ачыкланды. Аларга 1 млн сумлык штарф салынды”, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстан малларына нодуляр дерматит чире үтеп керергә мөмкин дип тә язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10