ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

100 грамм ит ашасаң, 200 грамм яшелчә ашарга кирәк – табиб-онколог Илсур Шәймәрданов

11 апрель 2018, 16:19 , Фото: Михаил Захаров

100 грамм ит ашасаң, 200 грамм яшелчә ашарга кирәк – табиб-онколог Илсур Шәймәрданов Татар халык ашлары юан эчәк яман шешен китереп чыгара, дигән фикер белән табиб килешеп үк бетмәвен, чамасын белеп ашарга кирәклеген әйтте.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 100 грамм ит ашасаң, 200 грамм яшелчә ашарга кирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, онколог-маммолог Илсур Шәймәрданов “Татар-информ” агентлыгы студиясендә шундый киңәш бирде.

Татар халык ашлары юан эчәк яман шешен китереп чыгара, дигән фикер белән табиб килешеп үк бетмәвен, чамасын белеп ашарга кирәклеген әйтте. “Мин үзем татар булуым белән бик горурланам. Безнең милли ашлар тәме ягыннан да бик аерылып тора, ләкин бездә күп ашау дигән әйбер бар. Ашыйбыз икән ашыйбыз инде – токмачын да, гөбәдиясен дә, бәрәңгесен дә кушып тутырабыз. Дозасы кирәк, үз-үзеңне чикләү булырга тиеш”, - дип белдерде Илсур Шәймәрданов.

Моннан тыш, рационда, һичшиксез, яшелчә, үлән, җиләк-җимеш, ягъни “клетчатка”га бай продуктлар булырга тиеш, ди ул. “Клетчатка” ул эчәкләрнең яхшы эшләвенә китерә. Алар күбрәк селкенә башлый, эчтәге зарарлы матдәләрне тизрәк куып чыгаралар. Аннары гөбәдияләр ашагач, диванга барып ятмаска, йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Ул очракта эчәклек тә эшли, зарарлы матдәләр дә җыелып ятмаячак. Юкса, эчәклек стенасында тупланып ятып, алар үз зыянын эшләп ятачак. Димәк, яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга һәм азрак туймыйча калырга да кирәк. Ашау әз-әзләп ике-өч сәгать саен булсын, тик туйганчы ашап ятып йоклау дөрес әйбер түгел. 100 грамм ит ашасагыз, 200 грамм яшелчә ашарга кирәк”, - диде Илсур Шәймәрданов. Онколог яман шешеләр арасында колоректаль яман шеш яки юан эчәк яман шешенең бүген беренче урында булуын әйтте.

Табиб эчәктә яман шешне ачыклау чараларыннан качмаска киңәш итте. “Диспансеризация вакытында тизәктә канны билгеләү мөмкинлеге бар. Тизәкне тапшыргач, анализда кан булса, ул кешене колоноскопияга җибәрәләр. Күп кенә медицина үзәкләрендә колоноскопияне авырттырмый торган ысул белән ясыйлар. Күп вакытта безнең халык авыртудан куркып, колоноскопияне УЗИ, томография белән алмаштырырга тели. Әмма алай гына булмый, эчтән карарга кирәк, чөнки яман шеш юан эчәктә бер көндә генә үсеп чыкмый”, - дип белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10