ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсе Сабан туена әзерләнә

11 апрель 2018, 16:13 , Фото: архив tatar-inform

Свердловск өлкәсе Сабан туена әзерләнә Бәйрәм 30 июньдә Свердловск өлкәсенең Кадниково авылында, “Белая лошадь” клубы базасында узачак.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). 10 апрельдә Свердловск өлкәсе Хөкүмәт йортында Свердловск өлкәсендә "Сабан туе-2018" өлкә милли мәдәни-спорт бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча утырыш узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәмгә әзерлек кысаларында Свердловск өлкәсе губернаторының "Сабан туе-2018" үткәрү турында күрсәтмәсе әзерләнә. Бәйрәм итүдә Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының иҗат һәм спорт коллективлары катнашачак. Татарстан Республикасы ягыннан Чистай муниципаль районынан зур делегация килер дип көтелә.

Бәйрәм 30 июньдә Свердловск өлкәсенең Кадниково авылында, “Белая лошадь” клубы базасында узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10