ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Мәдәният

Ренат Әюпов Кариев театрында легендар “Любовь и голуби” фильмын сәхнәләштерә

11 апрель 2018, 14:15 , Фото: facebook.com/renat.ayupov.98

Ренат Әюпов Кариев театрында легендар “Любовь и голуби” фильмын сәхнәләштерә Спектакль-бенефис Кариев театрының яңа бинасында 28 апрельдә күрсәтеләчәк.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры моннан 34 ел элек телеэкраннарга чыккан легендар фильм буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" дип аталган спектакль әзерли. Сүз Россия кинематографиясенең күренекле артистлары Александр Михайлов белән Людмила Гурченко уйнаган “Любовь и голуби” фильмы турында бара.

Л.Гурченко уйнаган Раиса Захаровна образын татар сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина иҗат итә. Михайлов башкарган Кузякин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

Спектакль Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куела. Пьесаны Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән.

Мәгълүмат өчен. “Любовь и голуби”ның авторы – Владимир Гуркин. Әсәр башта пьеса буларак язылган, аннары автор үзе үк киносценарий әзерләгән. Фильмны кинорежиссер Владимир Меньшов куйган.

Спектакль-бенефис Кариев театрының яңа бинасында 28 апрельдә күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10