ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бардада Пермьнең "Татар кызы"н сайлыйлар

11 апрель 2018, 10:12 , Фото: соцсети

Бардада Пермьнең Узган ел Пермьнең иң чибәр һәм зирәк "Татар кызы" исеменә Лия Әхәтова лаек булган иде.
(Казан, 11 апрель, "Татар-инфом"). Пермь краенда үткәрелә торган "Татар кызы" бәйгесенең финалы быел 27 апрель көнне Барда районында узачак. Бу хакта Пермь татар яшьләренең "Чәк-чәк" оешмасы хәбәр итә. 
 
Аңа кадәр, ягъни 23-26 апрель көннәрендә финалга әзерлек була. 
 
Узган ел Пермьнең иң чибәр һәм зирәк "Татар кызы" исеменә Лия Әхәтова лаек булган иде. Ул финалда 8 туташ  белән үзара көч сынашты. 
 
"Татар кызы" матурлык һәм зирәклек бәйгесе беренче тапкыр  2011 елда Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Хәзер ул Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Төбәкләрдә узган "Татар кызы" конкурсында җиңүчеләр быел Казанда уздырылачак финалга юллама ала. 
 
Мәгълүм булганча, 2017 елда "Татар кызы" Халыкара конкурсында Татарстанның Чирмешән районы кызы Гөлназ Гатина җиңү яулаган иде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10