ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты кертелгән

11 апрель 2018, 09:22 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты кертелгән   Милли телләрне өйрәнүне укучылар һәм ата-аналар теләге белән оештыру тәкъдим ителә.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән ирекле рәвештә өйрәнү мөмкин булуы турында закон проекты кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта документ республикаларның дәүләт телләре илдә төп дәүләт теле саналган рус телен “укыту һәм өйрәнүгә зыян салмыйча” өйрәнүне күздә тота.

Россия халыклары телләренә кергән туган телне өйрәнү хокукын мәгариф системасы мөмкинлекләре кысаларында, укучылар һәм ата-аналар яки законлы вәкилләре теләген истә тотып, тормышка ашыру күзаллана.

Укучылар һәм ата-аналар фикерен язма гаризалар җыю ярдәмендә исәпкә алу планлаштырыла.

Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10