ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Абу-Даби икътисади үсеш департаменты җитәкчесе белән очрашты

10 апрель 2018, 21:12

Р.Миңнеханов Абу-Даби икътисади үсеш департаменты җитәкчесе белән очрашты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Гарәп Әмирлекләре икътисади үсеше советы вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кысаларында Абу-Дабиның Икътисади үсеш департаменты җитәкчесе Сәйф Мөхәммәд Аль-Хаджери, “Тавазун” компаниясе рәисе Тарек Аль-Хосани һәм “Мубадала” компаниясе вице-президенты Хомейда Аль-Шимери белән очрашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар хезмәттәшлек турында сөйләште. Шул исәптән, агросәнәгать секторында инвестияцияләр өлкәсендәге мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек хакында.

Татарстан Президенты очрашуда катнашучыларны Халыкара "Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit" икътисади саммитына чакырды. Саммитның төп темасы хәләл яшәү рәвешенә багышлана.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган масштаблы инфраструктура проектлары, республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы, сәнәгать үсеше, Татарстанның эре машина төзелеше предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10