ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирмешәндәге ярышта Бөгелмә волейболчылары җиңде

10 апрель 2018, 22:00

Чирмешәндәге ярышта Бөгелмә волейболчылары җиңде Баулы, Мөслим, Әлмәт командалары да призерлар арасында, алар да кубоклар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

(Чирмешән, 10 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Мәктәп укучылары арасында Чирмешәндә узган Бөтенроссия спартакиадасының волейбол буенча зона ярышларында безнең районның кызлар һәм егетләр командалары дүртенче урынга чыкты, дип яза җирле басма.

Бәйгедә барлыгы тугыз район: Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Әлмәт, Нурлат һәм Чирмешән спортчылары көч сынаштылар.

Район данын 1нче Чирмешән мәктәбе егетләре һәм Ивашкино урта мәктәбенең кызлар командасы яклады.

Егетләр командалары – район мәдәният йорты спорт залында, кызлар 1нче Чирмешән мәктәбе залында уйнадылар. Уеннар бик кискен барды, аеруча финалга чыккан командалар арасында, кайсы команданың җиңәсен уен ахырына кадәр билгеләп булмады.

Бөгелмә районының кызлар һәм егетләр командалары беренче урынны яуладылар. Баулы, Мөслим, Әлмәт командалары да призерлар арасында, алар да кубоклар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10