ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Дин

Россия ислам уку йортларының иң яхшы шәкертләре Пермьгә Коръән укучылар бәйгесенә килде

10 апрель 2018, 13:16

Россия ислам уку йортларының иң яхшы шәкертләре Пермьгә Коръән укучылар бәйгесенә килде Пермь краенда яшәүчеләр һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар Коръән китабы, изге текстларны уку традицияләре белән танышты.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Пермьдә VI Төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды, дип хәбәр итә Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь корьәнхафизлар күпсанлы тыңлаучылар һәм жюри әгъзалары каршында үз осталыгын күрсәтте. Россиянең танылган ислам уку йортлары бәйгедә катнашу өчен үзләренең иң яхшы шәкертләрен җибәргән иде.

Конкурста катнашучыларны һәм жюри әгъзаларын Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам хәзрәт Бибарсов сәламләде.

Бәйгедә катнашучылар һәм күпсанлы тамашачылар конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Иркен, уңайлы зал, сыйфатлы тавыш аппаратуралары һәм моңа кадәр үткәрелгән бәйгеләрдә тупланган тәҗрибә чараны иң югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирде.

Чара ахырында Ибраһим хәзрәт Сабиров әлеге бәйгенең әһәмиятен һәм дәрәҗәсе елдан-ел үсә баруын билгеләп үтте. Премьдә узган Коръән укучылар конкурсы үзенең төп максатын уңышлы үтәде – ислам диненең иң яхшы традицияләрен дәвам итте, Пермь краенда яшәүчеләр һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга Коръән китабы, изге текстларны уку традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10