ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Баланы вакытында ярып алмаган өчен, Әлкидә табибны хөкем итәчәкләр

10 апрель 2018, 11:37

Әлки районында һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве аркасында пациент үлеменә китерүдә гаепләнүче хатын-кыз табиб суд каршында җавап тотачак.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әлки районы прокуратурасы акушер-гинекологка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 12 ноябрендә 53 яшьлек акушер-гинеколог, йөкле ханымны караган вакытта “баланың ана карынында гипоксиясе” диагнозын куймый һәм кесарев кисеме белән бала таптыру турында карар кабул итми.

Шул ук кичне пациентка малай таба, әмма берничә сәгатьтән, реанимация чараларын уздыруга карамастан, көчле гипоксиядән бала үлә. Тикшерү табибның һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан дип фаразлый. Ханым үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Әлки районы судына җибәрелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10