ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә үзешчән татар театр коллективлары җыелды

10 апрель 2018, 10:26 , Фото: tatary-urala.ru

Свердловск өлкәсендә үзешчән татар театр коллективлары җыелды Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә V Ачык округ үзешчән татар театр иҗаты фестивале узды.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). 7 апрельдә Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә V Ачык округ үзешчән татар театр иҗаты фестивале узды, дип хәбәр итә «Урал татарлары» сайты.

Фестиваль татар драма әсәрләрен популярлаштыру һәм пропагандалау, үзешчән артистларның башкару осталыгын арттыру максатыннан инде бишенче тапкыр үткәрелә. Чарада Свердловск өлкәсеннән 10 үзешчән татар театр коллективы катнашты.

of mHZgkTXI

Әлеге чараны уздыруда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур ярдәм күрсәтте. Фестивальдә катнашкан коллективларга тапшыру өчен китаплар әзерләнгән иде. Шулай ук чараны оештыручыларга Даими вәкиллекнең Мактау грамоталары тапшырылды. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Фәвия Сафиуллина фестивальнең жюри составында эшләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10