ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Аман Тулеевны Кемерово өлкәсе парламенты рәисе итеп сайладылар

10 апрель 2018, 09:50

Кузбассның элеккеге башлыгы кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Кузбассның элеккеге губернаторы Аман Тулеевны Кемерово өлкәсе халык депутатлары Советы рәисе итеп сайладылар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Яшерен тавыш бирүдә сессиядәге депутатларның 39ы катнашты.

Парламентның гамәлдәге чакырылыш депутатлары (алар барлыгы 46 кеше) 2018 елның сентябренә, өлкә советына сайлауларга кадәр эшләячәк.

Кузбассның элеккеге башлыгы кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.

Кузбассны 1997 елдан бирле җитәкләгән Аман Тулеев апрель башында Россия Президенты Владимир Путинга Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

Дәүләт башлыгы 73 яшьлек Тулеевның отставкасын кабул итте һәм вице-губернатор Сергей Цивилевны төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10