ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Татар дөньясы

Татар-башкорт җырчыларының Ульяновск өлкәсендәге концерты тулы залда бара

9 апрель 2018, 19:16 , Фото: Ләйлә Хәкимова

Татар-башкорт җырчыларының Ульяновск өлкәсендәге концерты тулы залда бара "Дуслык күпере" фестиваленә билетлар алдан ук сатылып беткән.

(Ульяновск, 9 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале җырчылары Ульяновскида чыгыш ясый. Зал тулы, билетлар алдан ук сатылып беткән.

"Фестивальне карарга килергә теләүчеләр бик күп. Билетлар тиз арада сатылып бетте. Хәттә урын җитмәүчеләр өчен урындыклар кертеп тездек. Халык концертларга сайланып кына йөри”, - дип әйтергә яраталар. Ләкин кая гына чыгыш ясасак та, безне зур түземсезлек белән көтеп алалар, яратып кабул итәләр. "Дуслык күпере" фестивале - затлы җырга сусаган татар тамашачысына менә дигән азык", - дип билгеләп узды фестивальне оештыру эшләре буенча җаваплы хезмәткәр Эльвира Мулеева.

Фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин да катнашты. Телебезне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен мондый фестивальләрнең мөһим булуын билгеләп узды ул.

Концерт билгеләнгән көн - эш көне булуга карамастан, тамашачы зал тутырып килгән иде. Катнашучыларга кушылып җырлаучылар да, сикереп төшеп биючеләр дә булды.

"Бездә җирле һәвәскәр коллективлары концертлары даими булып тора. Ләкин танылган җырчыларны карау аеруча рәхәт. Монда халык җыр-моңны ярата", - ди Фирдүс Зарипов.

Сәхнәдә берсен-берсе алыштырып Фидан Гафаров, ИлСаф, "Ваһапов" фестивале җырчылары, "Казан егетләре" төркеме, Иркә, Илсөя Бәдретдинова, Марсель Вәгыйзов, Илһам Вәлиев, Айдар Галимов һәм башка танылган артистлар җырлады. Аларның чыгышлары ихлас күңелдән әйтелгән "афәрин", "рәхмәт" сүзләре белән үрелеп барды.

Фестивальдә якташларын Ульян өлкәсе Ишеевка бистәсе егете, талантлы җырчы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазов та сәламләде. "Якташларым алдында республикабызның сәнгать осталары, якты йолдызлары катнашкан концертта чыгыш ясый алуыма чиксез шатмын. Фестивальдә катнашучы буларак, мин горурлык хисе кичерәм. Тамашачы искиткеч дәрәҗәдә кабул итте. Мин бик канәгать", - дип шатлыгын белдерде ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева бу фестивальнең дәвамлы булуын тели. "1976 елда татар-башкорт җырчылары катнашында узган фестивальне хәтерлим. 30 елдан соң, "Дуслык күпере"нең янәдән төзелүенә мин бик шат, ул дәвамлы булсын. Тарих битлеренә күз салсак, без - аралашып яшәгән, һәрдаим бергә булган ике тугандаш халык", - ди ул.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль Мәскәүнең төп сәхнәсе булган Кремль сараенда башланып китте. Алга таба ул татарлар белән башкортлар яшәгән сигез төбәктә: Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбедә булачак һәм 18 апрельдә Казанда тәмамланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10