(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Халыклар Роберт Миңнуллинны укый” дип исемләнгән әдәби чара үтәчәк. Бу хакта Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Әлеге чара Instagram социаль челтәрендә барган “Халыклар Роберт Миңнуллинны укый” зур акциясенә йомгак ясау булачак. Бу акциядә бөтен дөнья буйлап төрле милләт вәкилләре катнашты. Башкортстан, Чувашстан, Казахстан, Азербайҗан, Төркия, Германия, Нигерия һәм башка илләрдә һәм төбәкләрдә яшәүчеләр, Татарстан шагыйре иҗатын үз итүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр, сәнгать әһелләре бер ай дәвамында үзләренең видеоэшләрен (Роберт Миңнуллин әсәрләре тәрҗемәсен туган телләрендә сөйләгән видеотасмалар) Интернет челтәрендә урнаштырдылар.
Әдәби кичә башланыр алдыннан шагыйрьнең шәхси архивыннан күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Ә төп программа кысаларында шагыйрь әсәрләренең төрле телдәге тәрҗемәләре яңгыраячак. Әдәби чарада “Халыкларны берләштерүдә Роберт Миңнуллин иҗатының роле”дип аталган фәнни чыгыш ясала, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе активистлары һәм Вахитов районының 27нче гимназиясе укучылары иҗади номерлары тәкъдим ителә.
Әдәби чара Халыклар Дуслыгы йортында 11 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана.