ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министрын KazanSummit ка чакырды

9 апрель 2018, 12:42 , Фото: president.tatar.ru

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министрын KazanSummit ка чакырды Солтан Әл Мансури май уртасында узачак X Россия Халыкара икътисади саммитына килергә ниятли.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Әл Мансури KazanSummit та катнашырга ниятли, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда оештырылган VIII Инвестицион форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан бән Сәед Әл Мансури белән очрашты. Татарстан лидеры Гарәп Әмирлекләренең төбәктә республиканың әйдәп баручы партнеры булуын искәртте. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов киләсе айда Казанга сәфәр кылырга теләк белдергәне өчен Солтан Әл Мансурига рәхмәтен җиткерде.

«Минем чакыруга колак салып, быелның 10-12 маенда узачак X Россия Халыкара икътисади саммитында катнашырга теләк белдерүегез өчен рәхмәт. Бер айдан соң Сезне Татарстанда көтеп калабыз, диалогны шунда дәвам итәрбез», - диде Татарстан Президенты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10