ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Халыкара шахмат федерациясе Кирсан Илюмжиновның отставкага китүен таләп итте

9 апрель 2018, 09:32

Халыкара оешма җитәкчесе АКШның санкцияләр исемлегенә керүе аркасында үз вазифасыннан китәчәк.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Халыкара шахмат федерациясе Президент советы (ФИДЕ) гамәлдәге президент Кирсан Илюмжиновның отставкага китүен таләп итте, дип яза «Газета.ру».

Бу Илюмжиновның АКШның санкцияләр исемлегенә керүе белән бәйле. Шуның аркасында оешма финанс ягыннан кыенлыклар да кичерә.

Шул хактагы карар Минскида узган совет утырышында кабул ителгән. 14 кеше Кирсан Илюмжиновның отставкага китүен яклап тавыш биргән, берсе каршы булган.

Моннан тыш, совет федерациянең Мәскәүдәге офисын ябу турында да карар чыгарган.

Халыкара оешма президенты вазифасына ФИДЕның вице-президенты кандидатурасы - Георгиос Макропулос тәкъдим ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10