ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Дагыстан татар хатын-кызлары Сабан туена калфак чигә

9 апрель 2018, 10:17

Дагыстан татар хатын-кызлары Сабан туена калфак чигә
Дагыстанда милли бәйрәм быел Махачкала шәһәрендә 23 июнь көнне узар, дип планлаштырыла.
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Дагыстан татар хатын-кызлары Беренче Көньяк Сабан туена калфаклар чигә. Бу хакта Дагыстан татарлары берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Беренче дәрескә килүчеләргә татар хатын-кызларының әлеге баш киеме нәрсәдән гыйбарәт булуы хакында сөйләп аңлатылган. Сүз уңаеннан, калфаклар берлек тарафыннан уздырыла торган милли бизәкләр һәм кул эшләре дәресләре кысаларында чигелә. Дәресләр якшәмбе көннәрендә уза. 
 
Сабан туена килгәндә, Дагыстанда милли бәйрәм быел Махачкала шәһәрендә 23 июнь көнне узар, дип планлаштырыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10