ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Баулы районы үзешчәннәре сәнгать смотр-конкурсының соңгы сайлап алу концертында катнашты

8 апрель 2018, 23:00 , Фото: bavly-tat.ru/

Баулы районы үзешчәннәре сәнгать смотр-конкурсының соңгы сайлап алу концертында катнашты Анда күрсәтелгән иң матур концерт номерлары 12 апрельдә район үзәгендә узачак гала-концертта катнашачак.

(Баулы, 8 апрель, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы районының Исергәп авылы мәдәният йортында “Туган авылым җырлый” район үзешчән сәнгать смотр-конкурсының соңгы сайлап алу концерты үтте. Анда күрсәтелгән иң матур концерт номерлары 12 апрельдә район үзәгендә узачак гала-концертта катнашачак, дип яза җирле басма.

Әлеге концертны карарга килүчеләр гади тамашачылар гына түгел иде, аларның һәрберсе сәхнәдә чыгыш ясаучыларга көч биреп торырга да килгәннәр иде бүген. Залда исергәплеләргә караганда Татар Томбарлы һәм Мортазадан килгән кешеләр күбрәк тә сыман тоелды.

Авыл үзешчәннәре җырлады да, биеде дә. Биюләрне тамашачы аеруча җылы кабул итте.

- Бик ошады концерт, - дип уртаклашты концерт тәмамлангач залдан чыкканда Айрат Гәрәев. – Мин үзем Исергәпнеке. Өч авылдан килгән артистларның чыгышларын бик яратып карадым. Берсен дә аерып әйтмим, барысы да булдырдылар. Гаиләбез белән концертларга бик яратып йөрибез. Бүген менә авыл үзешчәннәре җыелып безне сөендерде. Рәхмәт барысына да.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10