ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Дин

Төмәндә Коръән уку бәйгесенә 60лап шәкерт җыелган

8 апрель 2018, 11:38 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Төмәндә Коръән уку бәйгесенә 60лап шәкерт җыелган Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр, җиңүчеләргә акчалата приз тапшырганнар.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Төмән шәһәрендә узган Коръән уку буенча өлкә балалар бәйгесенә 60лап шәкерт җыелган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков катнашты. Ул бәйгедә катнашучыларны дин һәм заман гыйлемен тырышып алырга чакырды, туган телне, мәдәниятебезне саклау мөһимлеген җиткерде, уңышлар теләде. Аларның әти-әниләренә, әби-бабаларына яшьләргә дини тәрбия бирүдәге игътибарлары өчен рәхмәтен җиткерде.

Бәйгедә мәктәп яшендә булган өлкә мәчетләрендә белем алучы шәкертләр катнашты.

Бәйге елдан-ел катнашучыларны күбрәк җыя. Быел бирегә төрле шәһәрләрдән 60лап шәкерт җыелган. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр, җиңүчеләргә акчалата приз тапшырылды, дип хәбәр ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10