ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды

6 апрель 2018, 16:13 , Фото: архив tatar-inform

Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышы булды.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды. Бу турыда 4 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышында игълан ителде,  дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Быел Мәскәүдә Сабан туе бәйрәме 21 июльдә узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Утырышта «Татар кызы» төбәк (Мәскәү) бәйгесен үткәрү һәм автономиянең быелның 9 маенда Үлемсез полк акциясендә катнашуына бәйле мәсьәләләр хакында да фикер алышканнар.

Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов «Күпмилләтле Мәскәү – киң күңелле күршеләр шәһәре» проектын гамәлгә ашыру һәм Пионерлар сараенда узган Татар мәдәнияте көннәре турында хисап тоткан. Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев Г.Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу турында мәгълүмат бирде һәм автономинең секретарь-референты Зөлфирә Ильясовага герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан истәлек медале тапшырган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10