ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры "Ромео һәм Джульетта" спектаклен карап, фикер алышырга чакыра

6 апрель 2018, 15:40 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Камал театры Бүген Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең алтынчы дәресе уза.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Бүген Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең алтынчы дәресе уза. Тамашачыларга "Ромео һәм Джульетта" спектакленең (1991 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1991 елда куелган "Ромео һәм Джульетта" спектакле - Камал театрының ике гаилә арасындагы каршылыкка багышланган вакыйгага беренче мөрәҗәгате түгел. Театр белгечләре баш рольләрдә Камал III һәм Фатима Ильская уйнаган 1940 елда куелган спектакльне искә алалар. Аның турында сугыш алды чорына хас булган оптимистик рухта куелган искиткеч спектакль иде дип сөйлиләр.

Ләкин театр елъязмасында Фәрит Бикчәнтәев куйган, баш рольләрне Люция Хәмитова һәм Илдус Габдрахманов башкарган спектакль классика итеп санала. Әлеге вариантта Монтекки һәм Капулетти гаиләләренең трагедияләре мәңгелек тә, бер мизгеллек тә, тамашачы өчен ерак та һәм шул ук вакытта бик якын да, аларның телләре - татарча да, инглизчә дә, алар урта гасырда да, күптән түгел узган өермәле, 80нче елларда да сәхнәдә дә, урамда да - бер үк вакытта кайдадыр Англиядә дә, Казан урамнарында да яшиләр кебек. Монда балконнан атылган романтик күз карашлары да, татлы сүз агымы да юк, бары тик хыялларны куркытучы Дивар һәм яшисе килү теләге генә бар. 

Әсәрнең авторы - Уильям Шекспир, спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10