ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театрында Шамил Закировка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була

6 апрель 2018, 16:39 , Фото: kamalteatr.ru

Камал театрында Шамил Закировка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була "Балкыш. Шамил Закировка бер дога" китабын 24 апрельдә театрның Кече сәхнәсендә тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Камал театрында Шамил Закировка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була. Бу турыда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 апрельдә театрның Кече сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе, Камал театрының алыштыргысыз директоры Шамил Закировның истәлегенә багышланган "Балкыш. Шамил Закировка бер дога" китабын тәкъдим итү кичәсе була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Башлана 19:00 сәгатьтә.

Белешмә: Шамил Закиров (1945-2012) Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Театр эшлеклесе. 1945 елның 15 мартында Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында туа. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1972 елда Ленинград Дәүләт мәдәният институтының аспирантурасын тәмамлый. 1979 елдан 1985 елга кадәр Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният сараеның директоры, бер үк вакытта 1982 елдан шәһәр советында мәдәният бүлеге мөдире. 1985-2012 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10