ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роскомнадзорның Телеграмны ябарга судка мөрәҗәгате буенча мессенджер вәкиле аңлатма бирде

6 апрель 2018, 13:22

«Агора» хокук яклау оешмасы җитәкчесе, адвокат Павел Чиков социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, аның хезмәткәрләре мөрәҗәгатькә җавап әзерләячәк.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Роскомнадзор Телеграмны ябу турында судка мөрәҗәгать иткәннән соң, Tелеграмны яклаучы юридик фирма җитәкчесе Павел  Чиков аңлатма биргән. Бу турыда «Газета.ру» язды.

«Агора» хокук яклау оешмасы җитәкчесе, адвокат Павел Чиков социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, аның хезмәткәрләре мөрәҗәгатькә җавап әзерләячәк.

«Роскомнадзорның мөрәҗәгате кулыбызда юк. Таганка суды сайтында да әлегә мондый эш күренми. Дәгъва булу белән, нәрсә эшләргә кирәклеге аңлашылыр. Tелегарм мөрәҗәгатькә җавап әзерләп, аны үз сайтында урнаштырачак», - диде «Агора» җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10