ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Коръәннең бүген киң таралган тәрҗемәләре дин әһелләре тарафыннан әзерләнмәгән - мөфти

6 апрель 2018, 07:14

Коръәннең бүген киң таралган тәрҗемәләре дин әһелләре тарафыннан әзерләнмәгән - мөфти Камил Сәмигуллин "Эфир" телеканалының "Тема" тапшыруында мөселман җәмәгатьчелеген борчыган сорауларга җавап бирде.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 5 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Эфир” телеканалының “Тема” тапшыруында кунакта булды. Ул  алып баручы Сергей Шерстневның сорауларына җавап бирде һәм мөселман җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым сорау Коръәннең татар һәм рус тәфсирләрен әзерләү турында булды. Мөфти әйтүенчә, бүгенкиң  таралган тәрҗемәләр терминология ягыннан камил түгел һәм дин әһелләре тарафыннан әзерләнмәгән.

“Диния Нәзарәте исә иске татар телендә сакланган Коръән тәфсирен нигез итеп алып, аны хәзерге заман татар әдәби теленә күчерә, – дип искәртте ул. – Тәфсирне басмага салганчы, киң җәмәгатьчелек белән уртага салып киңәшләшергә дә планлаштырабыз”.

Шунысы игътибарга лаек: Нәзарәт тарафыннан бастырылган Коръән 2017 елда Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды, диелә нәзарәт хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10