ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театры “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен Чувашстанда һәм Ульяновскида күрсәтә

5 апрель 2018, 07:51 , Фото: tinchurinteatr.ru

Тинчурин театры “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен Чувашстанда һәм Ульяновскида күрсәтә “Ефәк баулы былбыл кош” - Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган мелодрама.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бу атнада Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен Чувашстанда һәм Ульяновск өлкәсендә күрсәтә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә, 4 апрельдә, мелодраманы Чувашстанның Комсомольск районы Урмай авылы мәдәният йортында куйдылар.

Иртәгә, 6 апрельдә, спектакль Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

“Ефәк баулы былбыл кош” - Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган мелодрама. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Төп рольдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова. Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова һәм яшь артистлар Лилия Камалиев, Айдар Фәтхрахманов катнаша.

Спектакль 2 сәгать 20 минут бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10