ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр

4 апрель 2018, 15:01 , Фото: http://tatar-congress.org/

Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр   Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Аделаидада (Австралия) 15 апрельдә Сабан туе була. Бу хакта Австралиянең SBS телеканалы хәбәр итә.

Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән. Бәйрәмдә капчык белән сугышу, аркан тарту булачак, өстәлләр милли ризыклар белән бизәләчәк.

Сабан туена Австралия татарлары диаспорасы вәкилләре теләге булган һәркемне чакыра.

Бәйрәм алдыннан, 13 апрельдә, тамашачылар Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Айдар Сөләйман катнашында концерт карый алачак. Айдар Сөләйман - күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10