ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскида Татар ныгытмасына багышланган түгәрәк өстәл була

4 апрель 2018, 12:27

Новосибирскида Татар ныгытмасына багышланган түгәрәк өстәл була Чараны Археология институты фәнни хезмәткәре Сергей Колонцов алып барачак.
(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 4 апрель көнне, Новосибирск татарлары "Чат шәһәрчеге (Татар ныгытмасы): Новосибирск шәһәре археологик һәйкәле. Төзекләндерү. Музеефиксация. Үсеш" темасына түгәрәк өстәл узачак. 
 
Бу хакта өлкә татарлары милли-мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Чараны Археология институты фәнни хезмәткәре Сергей Колонцов алып барачак. 
 
Мәгълүмат өчен. Татар чатыры - Новосибирск шәһәренең тарихи өлешенең иң биек ноктасы. Анда XVIII гасырлар тирәсендә татар ныгытмалары булган. Бу урында беренче археологик экспедицияләр 1930 еллар тирәсендә уздырылган. Шуның нәтиҗәсендә, биредә безнең эрага кадәр VII-VI гасырга кадәр ясалган балчык савытлар калдыклары табылган һәм татарларның ул җирлектә күпкә алдан яшәгән булуы ачыкланган. Хәзер ныгытма тарихи һәйкәл статусын йөртә, әмма төзекләндерүне таләп итә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10