ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар

3 апрель 2018, 14:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар 14 һәм 15 яшьлек ике кыз Россия буйлап сәяхәт итәргә уйлаган.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәте.

Саратов транспорт полициясе хезмәткәрләре әлеге ике кызга Саратов-1 тимер юл станциясендә игътибар иткән.

Тикшерү барышында полицейскийлар 14 һәм 15 яшьлек кызларның Казанда яшәвен, аларны әти-әниләре эзләвен ачыклаган. «Сәяхәтчеләр» өйләреннән үзләре белән акча һәм документлар алып чыгып киткән, автостоп белән Саратовка барып җиткәннәр. Туганнарының телефоннан шалтыратуларына җавап бирмәгәннәр.

Яшүсмерләр полицейскийларга башка шәһәрләр белән танышу өчен өйдән чыгып китүләрен әйткән.

Әти-әниләренә кызларның кайда икәнлеге хакында хәбәр иткәннәр. Алар килгәнче, үсмерләрне социаль-тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10