ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Нократ моңнары” фестивалендә татар халкының милли-мәдәни мирасы белән таныштырганнар

2 апрель 2018, 20:24

“Нократ моңнары” фестивалендә татар халкының милли-мәдәни мирасы белән таныштырганнар Киров өлкәсендә уза торган бәйгедә башка төбәкләр дә катнашкан.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 31 март көнне Киров өлкәсендә VII “Нократ моңнары” төбәкара фестиваль-бәйгесендә татар халкының милли-мәдәни мирасы белән таныштырганнар. Фестиваль-бәйгедә Коми, Татарстан, Марий Эль һәм Киров төбәкләре катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Киров өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Лилия Әсхәтдинова хәбәр итте.

“Бу бәйрәмебез елдан-ел популярлаша бара. Быел күрше төбәкләрдән дә күп кенә катнашучыларыбыз килде. Безнең бар булган милли-мәдәни мирасыбызны яшьләргә биреп калдырасы килә. Алар безнең эшебезне дәвам итәр дип өметләнәбез. Безнең фестивальнең үзенчәлеге дә шул – бездә яшьләр күп катнаша”, - диде Киров өлкәсенең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Язилә Әсхәтдинова.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова әлеге бәйгедә жюри әгъзасы буларак катнашкан.  Ул яшьләрнең күп катнашуын билгеләгән.

Фестиваль-бәйгенең максатлары:

- Үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүче халык белән тыгыз эш алып бару;
- Яңа талантлар ачу;
- Яшьләргә татар милләтенең бар матурлыгын күрсәтү.

Фестиваль-бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Киров өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте, Киров өлкәсенең халык иҗаты йорты һәм җирле эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10