ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Интертаттагы “Халык җырчысы” бәйгесенең беренче финалисты ачыкланды

2 апрель 2018, 19:32

Интертаттагы “Халык җырчысы” бәйгесенең беренче финалисты ачыкланды 25 мартта “Интертат” сайтында “Халык җырчысы” бәйгесе башланды.

(Казан, 2 апрель. “Татар-информ”, Илзия Шәрәпова). 25 мартта “Интертат” электрон сайтында башланган “Халык җырчысы” бәйгесенең беренче финалисты ачыкланды. Чаллыда яшәүче Фларид Минкаһиров "Сары чәчәк" җырын башкарып, “Интертат” сайтының Вконтактедагы төркемендә 200 дән артык тавыш җыйды.

Искәртеп үтик, “Халык җырчысы” бәйгесендә профессиональ белеме булмаган үзешчән җырчылар катнаша ала. Алар җибәргән видеоязмалар intertat.tatar сайтының "Халык җырчысы" рубрикасына урнаштырыла. Бәйгедә һәр атна саен бер финалист ачыклана. Ул 10 атна дәверендә барачак һәм бәйге ахырында бары тик бер генә кеше сайланылачак. Аңа “Халык җырчысы” исеме биреләчәк. Җиңүче ачык сайлау нәтиҗәләре буенча 4 майда билгеләнәчәк. Җиңүчегә төп бүләк – смартфон.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10