ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Әхмәтҗановның юбилее булды

2 апрель 2018, 15:24 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнәдә Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Әхмәтҗановның юбилее булды Арыда РСФСРның һәм Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Гарәфетдин Әхмәтҗановның 90 яшьлек юбилей кичәсе узды.

(Әтнә, 2 апрель, "Татар-Информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районының Ары авылы мәдәният йортында РСФСРның һәм Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Гарәфетдин Әхмәтҗановның 90 яшьлек юбилей кичәсен үткәрделәр, дип "Әтнә таңы" хәбәр итә.

"Юбилейда районыбыз һәм авыл, хуҗалык җитәкчеләре, Гарәфи аганың хезмәттәшләре, авылдашлары, укучылары катнашты. Әлеге чараны оештыручы авыл мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйганнар. Аллага шөкер, Гарәфи абый бу көнне, бу хөрмәтләүне күрде. Заманында Мәскәү сәхнәләрендә биеп-җырлап тамашачыны гына түгел, мәртәбәле җитәкчеләрне дә гаҗәпкә калдырган, талантлы, күп мактаулы исемнәр иясе, җырчы-биюче Гарәфи ага бу хөрмәткә бик лаек шәхес. Ә ул әзерләгән, аның киңәшләрен тотып эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең күплеген дә әйтсәк, искитмәле. Алар бу чарада сәхнәгә чыгып, остазларына олы рәхмәтләрен җиткерделәр", диелгән әлеге хәбәрдә.

Гомер буе мәдәнияткә, халыкка хезмәт иткән аксакал башын иеп рәхмәт хисләрен җиткергән. Хатирәләр дә, тәэсирләр дә җитәрлек булган. Мари биюен биюче кызга такмак әйткән, халык җырын да җырлаган.

“Язмыш җилләре мине дә 1943 елның октябрендә, колхозга бирелгән наряд нигезендә, 1927 елгы егетләр белән бергә Мариның Суслонгерына китерде, аннан Шелонгер станциясенә агач ташыдым. Минем белән бергә авылдан Габдуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка – солы, үзебезгә – 500 грам ипи, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием булмады. Эшли торгач, Габдуллаханның күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык. Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы тузды.Тагын утын алып кайтып, аяк чолгау лы булдым, ә чабатаны үзем үрә идем. Без монда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр иде анда. Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмичә генә калдык”, – дип искә төшергән Гарәфи абый.

Район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев, хуҗалык рәисе Ленар Сәмигуллин юбилярны котлаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10