ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әтнә мәчетендә Коръән уку бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2 апрель 2018, 21:19 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнә мәчетендә Коръән уку бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр Бәйгегә мәчетләрдә Коръән укырга өйрәнеп, аны үзлегеннән дәвам итүчеләр килде.

(Казан, 2 апрель, "Татар-Информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районының үзәк мәчетендә олылар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Бәйге барышында Коръәннең төрле җиреннән аятьләр укылды, - дип яза “Әтнә таңы” сайты..

Бәйгегә мәчетләрдә Коръән укырга өйрәнеп, аны үзлегеннән дәвам итүчеләр килде. Ирләр дә, хатын-кызлар да мәчеттә укып алган белемнәрен күрсәттеләр. Аларның дөрес итеп укуын мәртәбәле жюри бәяләде: Наил хәзрәт Сәгъдиев, Рубис хәзрәт Шакиров, Әдһәм хәзрәт Сабиров үзләре дә өйрәнергә теләүчеләргә байтак белем биргән кешеләр.

Җиңүчеләр билгеләнде. Ирләр арасында Түбән Шашыдан — Фәргать Сәгъдиев; хатын-кызлар арасында Күәмнән Гөлфия Гайнетдинова беренче урынга лаек дип табылдылар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10