ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Самарада “Мирас” фестиваль-конкурсында жюри рәисе В.Ганиева булачак

1 апрель 2018, 13:41

Самарада “Мирас” фестиваль-конкурсында жюри рәисе В.Ганиева булачак Фестиваль конкурсларында катнашу өчен 15 апрельгә кадәр гариза бирергә, иҗади чыгыш программасын күрсәтергә кирәк.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә  “Мирас” татар мәдәнияте ХХII фестиваль-конкурсында катнашучы балалар һәм яшүсмерләр иҗатын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры В.Ганиева рәислегендәге жюри бәяли. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Быел 28 апрельдә Самара шәһәрендә өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында “Мирас” татар мәдәнияте ХХII фестиваль-конкурсы узачак.

Фестиваль конкурсларында катнашу өчен 15 апрельгә кадәр оештыру комитетына гариза бирергә, анда иҗади чыгыш программасын күрсәтергә кирәк.

Фестиваль Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, Самара Мәгариф һәм фән министрлыгы һ.б. катнашында оештырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10