ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан кинофестивале программа директорын алыштырды

30 март 2018, 14:34 , Фото: http://kazan-mfmk.com

Казан кинофестивале программа директорын алыштырды Казан халыкара мөселман кинофестивале традицион рәвештә 5 - 11 сентябрь көннәрендә үткәрелә.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программа директоры итеп танылган кино белгече, “Ника” Россия кино сәнгате академиясе академигы Сергей Лаврентьев билгеләнгән. Бу хакта кинофестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, моңарчы Сергей Лаврентьев кинофорумның сайлап алу комиссиясен җитәкли иде. Ә программа директоры Альбина Нафигова иде. Хәзер ул “Время кино” дипа аталган үз кинофорумын гамәлгә куйды.

Матбугат хезмәте сайлау алу комиссиясенең профессиональ яктан ныгуын билгели. Командада - венгр кино белгече Иван Форгач, Россия кино белгече Сергей Анашкин, Казан кызы, ВГИК дипломлы сценарист Нәргиз Нуриева.
Сайлап алу комиссиясенә инде 200гә якын гариза кабул ителгән. Гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә.

Татарстан кинофестивальдә “Байгал” һәм “Мулла” тулы метражлы фильмнары белән катнашыр дип көтелә.

Казан халыкара мөселман кинофестивале традицион рәвештә 5 - 11 сентябрь көннәрендә үткәрелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10