ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Лада Калина» автомобиле 39 яшьлек хатын-кызны бәрдергән

30 март 2018, 10:23

Казанда «Лада Калина» автомобиле 39 яшьлек хатын-кызны бәрдергән Авария кичә Залесная урамындагы 115нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Казанның Киров районында «Лада Калина» автомобиле 39 яшьлек хатын-кызны бәрдергән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Кичә иртән «Лада Калина» автомобилен идарә иткән 38 яшьлек ир-ат, Залесная урамындагы 115нче йорт каршында светофорның кызыл утына чыгып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдергән һәм тимер коймага килеп бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә кабыргалары сынган хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10