ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән

30 март 2018, 09:26

Композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән Эльмир Низамов Казанда Милли музыка театры булмауны татарларның музыка яратмавыннан күрә.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган яшь композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда әйтте.

“Бәлки мин коточкыч начар фикер әйтәмдер, әмма мин, чыннан да, шундый фикергә килә башладым – татарлар музыка яратмый бугай. Татарның милли музыка театры булмау да шуңа бәйледер”, - дип фаразлый ул.

Яшь композиторның сүзләрен 50 елдан артык эш тәҗрибәсе булган композитор һәм музыкант, Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров та җөпләде: “Әйе шул, татар зыялылары Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына да, башка классик концертларга да йөрмиләр”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” татар җәмәгатьчелегенең татар милли музыкасына багышланган “Мирас” фестиваленә йөрмәве турында язган иде. Сигез ел дәвамында тапшырылып килгән “Тантана” театр премиясенең “Музыкаль театрда иң яхшы роль” номинациясенең милли проектларга бирелгәне булмады. Быел “Әлиф” хореографик спектакле бу номинациягә дәгъва итсә дә, “Сфорцандо” фонды проектына өстенлек бирелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10