ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Путин “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты Николаевны Почет ордены белән бүләкләде

29 март 2018, 17:58 , Фото: kamazmaster.ru

Путин “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты Николаевны Почет ордены белән бүләкләде   Узышчыга әлеге бүләк халыкара ралли-марафоннарында команда җиңүенә керткән саллы хезмәте өчен тапшырылды.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Владимир Путин “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты Эдуард Николаевны Почет ордены белән бүләкләде. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 26 мартындагы “Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре турында”гы  указында хәбәр ителә.

Почет ордены Николаевка "Дакар-2017” һәм “Африка Эко Рейс-2017” халыкара ралли-марафоннарында команда җиңүенә керткән саллы хезмәте өчен тапшырылды. Шулай ук “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” II дәрәҗә Орден медале команданың тагын бер пилотына - Дмитрий Сотниковка бирелде.

Пилотлардан тыш Россия дәүләт бүләкләренә “КАМАЗ-Автоспорт” коммерцияле булмаган партнерлык оешмасы дүрт хезмәткәре лаек булган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10