ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

БДИ бирүче укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган

29 март 2018, 15:34 , Фото: Султан Исхаков

БДИ бирүче укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында – җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык укучы сайлаган.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында – җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган. Икенче урында – информатика, өченче урында – география. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ике имтихан - рус теле һәм математика - бу елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, рус теле фәненнән БДИ тапшыручылар саны – 36 688, математикадан – 36 755.

Пресс-конференция о подготовке и проведении ЕГЭ в 2018 году в РТ

“Укучыларга, аларның әти-әниләренә укучының белем дәрәҗәсенә һәм төрле фәннәр буенча әзерлегенә карап, һөнәри белем бирү учреждениеләрен һәм үзләре тапшырырга теләгән фәннәрне сайлый башларга кирәк. Тиешенчә хәзерләнгән очракта, БДИ нәтиҗәләре уңышлы булачак”, - диде ул.

Профиль дәрәҗәдә имтихан тапшыручылар өчен математикадан минималь балл – 27, рус теленнән – 24.

Имтиханнарның дәвамлылыгы түбәндәгечә: укучыларга рус теленнән – 3 сәгать 30 минут, математикадан - 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

“Чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, узган елдагыча, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне ала. Телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, ул өстәмә балл ала. Язма рәвештә имтихан тапшыручыларга 2 сәгать, телдән чыгыш ясаучыларга 15 минут вакыт бирелә”, - дип ачыклык кертте урынбасар.

Исегезгә төшерәбез, БДИның төп дулкыны 28 майдан 2 июльгә кадәр үткәрелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10