ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә татарларны калфак чигәргә өйрәтәләр

29 март 2018, 07:14

Свердловск өлкәсендә татарларны калфак чигәргә өйрәтәләр Уралда татар киемнәрен табу бик кыен, бары тик тектереп кенә була, ди “Яшен” Свердловск өлкәсе татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Свердловск өлкәсендә татарларны калфак чигәргә өйрәтәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яшен” Свердловск өлкәсе татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов хәбәр итте.

“Уралда татар киемнәрен табу бик кыен, бары тик тектереп кенә була. Яшьләрдә милли киемгә кызыксыну бар, шуңа бу остаханә бик тә кирәк дип саныйм”, - диде Ринат Каштанов.

Остаханәдә ул калфакны тегү серләренә Ралия Ворошнина өйрәтәчәк. "Катнашучылар үзләре теккән калфакны истәлеккә алып  калдырачак”, - диде татар яшьләре оешмасы рәисе.

Ринат Каштанов сүзләренчә, киләсе остаханәләр татар хатын-кызы һәм ир-атының милли киемен тегәргә өйрәнүгә багышланачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10