ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Тоткыннар арасында Коръән укучылар бәйгесе оештырылды

28 март 2018, 21:27

Тоткыннар арасында Коръән укучылар бәйгесе оештырылды Әлеге чарада егермегә якын кеше катнашты.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Бүген Әлмәт шәһәрендә урнашкан 8 нче төзәтү колониясендәге тоткыннар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада егермегә якын кеше катнашты, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп дөрес уку буенча катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде. Россия ислам институтының Коръән хафизлар әзерләү үзәгеннән Ибраһим хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлегеннән Марсель хәзрәт Мингалиев, Лениногорск шәһәре имамы Булат хәзрәт Рәүпов җиңүчеләрне ачыклап, электрон Коръән бүләк иттеләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10