ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Парк Хаус”тан кешеләрне эвакуацияләү видеосы социаль челтәрләрдә чыкты

28 март 2018, 15:50

Сәүдә-күңел ачу комплексының бер бүлмәсендә гадәттән тыш хәл булу турында хәбәр ителгән.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Казанда “Парк Хаус” ка килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

Кадрларда сәүдә-күңел ачу комплексыннан күпсанлы кешеләрнең чыгуы күренә. Кемдер гадәттән тыш хәл урыныннан шунда ук машинасына утырып китеп барган, кемдер эвакуация беткәнен көтәргә калган.

Каты тавышлы элемтә буенча сәүдә-күңел ачу комплексының бер бүлмәсендә гадәттән тыш хәл булу турында хәбәр ителгән.

Кешеләрне эвакуацияләү чираттагы өйрәнүләрме яки чыннан да, “Парк Хаус” та нәрсәдер булганмы – билгесез.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10