ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан 2018 елгы чемпионатта җанатарларның күңелен яулаган шәһәрләр өчлегенә кергән
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте

Мәдәният

Нурбәк Батулла бөтен театрларның бәйсез булуын теләде

28 март 2018, 13:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Нурбәк Батулла бөтен театрларның бәйсез булуын теләде “Әлиф” хореографик спектакле Казан шәһәре мәдәният идарәсе бүләгенә лаек булды.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кичә театр сәхнәсендә бүләк алырга чыккан “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла бөтен театрларның бәйсез булуын теләде.

"Әлиф" хореографик спектакле Республика театр премиясендә ике номинациядә тәкъдим ителсә дә, жюри башка спектакльләргә өстенлек бирде. "Әлиф" театрына Казан шәһәре мәдәният идарәсе генә игътибар итте.

Кичә Камал театры сәхнәсендә үткән “Тантана” республика театр премиясен тапшыру чарасында "Әлиф" актуаль социаль-сәнгать проектын чынга ашыру өчен "Иҗади мохит" мәдәни инициативалар фондына Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Идарәнең махсус бүләген тапшырды. Бүләкне “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла кабул итеп алды. “Бәйсез театрлар саны артуын, ә булганнарының бәйсез булуын телим”, – диде ул сәхнәдән.

Республика театр премиясенә лаек булган тагын ике спектакльгә Нурбәк Батулла катнашы бар. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Спектакль-вакыйга” булган “Иблис” һәм “Иң яхшы балалар спектакле” дип табылган “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакльләренең хореографы Нурбәк Батулла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтте.

Искәртеп үтәбез, “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итүче “Әлиф” хореографик спектакле 3 апрель көнне Мәскәүнең Мейерхольд үзәгендә күрсәтеләчәк.

Мәгълүмат өчен. "Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10