ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә тикшерү бара

27 март 2018, 16:19 , Фото: Александр Елисеев

Казанда Бинада эвакуация юлларын тикшерделәр.

(Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның Совет районындагы "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә тикшерү бара. Билгеле булганча, Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Генераль Прокуратура барлык төбәкләрдә сәүдә үзәкләрендә тикшерү үткәрүне йөкләде.

Совет районы прокуроры ярдәмчесе Татьяна Рудницкая, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче  вәкилләре сәүдә үзәгендә эвакуация чыгу юлларын тикшерде. Сәүдә үзәге директоры - "Юнайт-Девелопмент" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Валентина Сахабеева гражданнар өчен барлыгы 8 эвакуация ишеге эшләвен әйтте. Аларның автоматик рәвештә эшләвен тикшерү өчен, үзәктә өйрәнү тревогасы турында игълан ителде. Системада өзеклек килеп чыгып, ишекләр ачылмаган очракта, ишек кырыендагы төймәгә басарга мөмкин.

Үзәкнең икенче катында балалар өчен батутта сикерү, күңел ачу мәйданчыгы бар. Тревога игълан ителгәч, эвакуация таләп ителмәве турында әйтелсә дә, кайберәүләр, балаларын ияртеп, чыгу юлына таба ашыкты.

Эвакуация юлларын карап чыккач, прокуратура хезмәткәре үзәкнең эше буенча документларны тикшерүгә кереште. Татьяна Рудницкая Совет районында 7-8 ләп сәүдә үзәге тикшереләчәген әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10