ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан хафизлары Индонезиядә Коръән укучылар бәйгесендә катнашкан

27 март 2018, 17:11 , Фото: muslim.ru

Татарстан хафизлары Индонезиядә Коръән укучылар бәйгесендә катнашкан Бәйге Согуд Гарәбстанының Индонезиядәге илчелеге ярдәмендә Индонезия Дин эшләре министрлыгы белән берлектә ел саен оештырыла.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Индонезиядә 20-25 март көннәрендә узган Азия һәм Тын океан төбәге илләреннән килгән хафизлар арасында Коръән укучылар бәйгесендә Татарстан һәм Дагыстаннан биш вәкил катнашкан. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан хафизлары әлеге халыкара чарада Россия Мөфтиләр шурасы юлламасы буенча катнашкан.

Конкурска 24 илдән хафизлар җыелган, Россия вәкилләре дүрт номинациядә ярышкан.

Бәйге Согуд Гарәбстанының Индонезиядәге илчелеге ярдәмендә Индонезия Дин эшләре министрлыгы белән берлектә ел саен оештырыла.

Чараның мактаулы кунаклары арасында Мәккәнең әл-Хәрам мәчете имамы шәех Халид әл-Гамиди, Индонезиядәге мөселман илләре илчеләре, танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, Россия делегациясе составында Изге Коръән һәм сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров булган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10